Бәйрәм көннәрен тыныч каршылыйк!
Террорчылык һәм экстремизм фактларын булдырмау өчен районда нинди чаралар күрелә? Бу хакта район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров аңлатты.
-Террорчылыкка каршы көрәш турында сүз алып барганда, без бу мәсьәлә хакында ел дәвамында сөйләшәбез. Районыбыз тыныч саналса да, читтә булган фактларны без онытырга тиеш түгел. Һәр көн, һәр минут уяу булу мөһим. Бәйрәм, ял көннәрендә игътибарны арттыру аеруча әһәмиятле. Районда бу мәсьәләдә эш буенча махсус план да булдырылды. Без шул план нигезендә эшлибез.
Нәрсәгә игътибарны арттырырга кирәк булачак?
-Бәйрәмдә күп кунаклар кайта, яисә кайбер райондашлар үзләре читкә китә. Шуңа күрә райондашларыбызга йортларыгызны, фатирларыгызны күзәтүсез калдырмагыз дип киңәш итәсе килә. Чыгып киткәндә ишекләрегезгә яхшы йозак элегез. Шулай ук кич белән яхшы яктыртылган, халык күп йөри торган урыннарда йөрергә тырышыгыз. Тәртипсез кешеләр белән очрашканда бәхәсләргә кермәгез.
Балаларның иминлеге өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
-Ял көннәрендә урамда йөргәндә, таныш булмаган кешеләр белән аралашмасыннар, чит кеше машинасына утырмасыннар иде. Бу хакта ата-аналар, укытучылар өзлексез аңлатып торырга тиеш. Караңгы төшкәч, аеруча кичке 10.00 сәгатьтән соң ялгыз йөрмәсеннәр. Әти-әниләре белән һәрчак элемтәдә булсыннар. Юл йөрү, саклык чаралары турында ешрак искә төшерик. Балаларга электросамокатларга утырып юлда ялгыз йөрү тыела һәм гомумән самокат, велосипедларда бары тик паркларда гына йөрү киңәш ителә.
Шикле очракларга юлыкканда кемгә мөрәҗәгать итәргә?
-Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, андый вакытта тиз арада ышаныч телефонына хәбәр итү мөһим. Кайдан шалтыратуыгызны әйткәндә, гади кагыйдәне онытмагыз – сөйләшкәндә үзегезне тыныч тотыгыз.
Ышаныч телефоннары:
Ашыгыч ярдәм хезмәтләре:
Янгынга каршы көрәш хезмәте – 01, полиция – 02, ашыгыч ярдәм – 03, Татарстан буенча ФСБның кизү тору часте – 88432314555.
Бердәм коткару хезмәте телефоны – 112 ( мобиль телефоннан шалтыратканда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев