Бәйрәм вакытында 2 көндә 2 исерек шофер туктатылган
Бәйрәм, кәеф-сафа корулар һәркем өчен дә уңышлы бетми шул.
2 райондашыбыз өчен көтеп алган ноябрь бәйрәмнәре күңелсезлекләр алып килде. Алар салмыш килеш руль артына утырып ялгышты.
Райондаш ир-ат көндезге сәгатьләрдә правасы да булмаган килеш мотоциклына утырып чыга. Аны Апас эчендә юл сакчылары туктата.
Икенче райондашыбыз машинасы белән төнлә юлга чыга. Моннан берничә ел элек, правасын алдырып, штрафнын ни күләмдә икәнен аңлаган булса да , кабат ялгыша.
Шоферларга 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев