Чеби-бәпкә сыйфатлы азык талымлый
Морзаларда моннан 10 еллар элек оешкан "Радуга" кече авыл хуҗалыгы предприятиесендә бер дистә чамасы кеше хезмәт куя. 700 гектардан артык сөрү җирләрендә иген үстерәләр алар. -Без үз эшчәнлегебездә техник һәм май культураларына күбрәк өстенлек бирәбез,- ди аның җитәкчесе Алмаз Хәнифәтуллин. -Хәзер районда кече эшмәкәрлеккә, ярдәмче хуҗалык алып баручыларга игътибар һәм...
-Без үз эшчәнлегебездә техник һәм май культураларына күбрәк өстенлек бирәбез,- ди аның җитәкчесе Алмаз Хәнифәтуллин. -Хәзер районда кече эшмәкәрлеккә, ярдәмче хуҗалык алып баручыларга игътибар һәм дәүләт ярдәме бик зур. Ян күршем, эшмәкәр дустым Илгизәр Галиуллин мәсәлән, заманча инкубатор төзеп, апаслыларны тавык чебиләре, үрдәк бәпкәләре, аларның йомыркалары һәм хәләл ите белән тәэмин итүне җайга салды. Икәүләшеп уйлаштык та, быел кош-кортка катнаш азык җитештерү цехын булдырдык. 6 төрдә кош-корт азыгы чыгарабыз. Дәүләт тикшерү лабораторияләре аларны югары сыйфатлы һәм куркынычсыз дип тапты. Хәзер Татарстанда кош гриппы дигән афәт ачыкланды, шуңа да кош-кортны, аңа кирәкле азыкны шикле яклардан алып килүчеләрдән сатып алганчы мең кат уйларга киңәш итәбез.
-26 май-Россиякүләм эшмәкәрләрнең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Халыкка төрле хезмәт күрсәтүче кече форма эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм!
Директорның игенчелек буенча урынбасары Дилүс Гомәров (рәсемдә), аның хезмәттәше Фәнүзә Закирова да шул ук теләкләргә кушыла.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев