Чирмешән һәм Багыш авылы мәчетләрендә ифтар ашлары узды
Дин йолаларын үтәп, җомга намазларына йөрүче, ураза тотучы абыйлар, бабайлар бу көнне мәчеткә ифтар табынына җыйналдылар.
Җирлекнең кураторы район газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева район яңалыклары белән таныштырды, изге рамазан ае белән тәбрик итте. Шулай ук биредә катнашучыларның киңәшләрен, сорау-гозерләрен тыңлады. Чирмешән авылы мулласы Кәрибулла хәзрәт Ибраһимов, Багыш авылы мулласы Фәрит хәзрәт Ярмиевлар ифтар табыны әзерләп үткәрүдә ярдәм иткән агрофирма җитәкчелегенә, авыл җирлеге, библиотека, клуб, балалар бакчасы, социаль яклау хезмәткәрләренә, шулай ике кибет хуҗаларына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чирмешәндә мәчет күршесендә яшәүче Хаҗия, Зәйтүнә апаларның, Сәгыйть абыйның ярдәмен аерым атап үттеләр. Тоткан уразалары кабул, биргән сәдакалары савапка булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев