Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмә суы җанга дәва

Апас районы Түбән Барыш авылы - матур табигать кочагына, тау итәгенә урнашкан. Авыл чишмәләрнең күплеге белән дә данлыклы. Барышлылар чишмә суының тәмен, дәвасын, шифасын яхшы аңлый. Чөнки авылдагы һәр йортка, хәтта терлекчелек фермасына да чишмә суы сузылган. Изгеләр чишмәсе, Закир бабай чишмәсе, Шарлавык чишмәсе янына күптән түгел генә тагын бер...

Апас районы Түбән Барыш авылы - матур табигать кочагына, тау итәгенә урнашкан. Авыл чишмәләрнең күплеге белән дә данлыклы. Барышлылар чишмә суының тәмен, дәвасын, шифасын яхшы аңлый. Чөнки авылдагы һәр йортка, хәтта терлекчелек фермасына да чишмә суы сузылган. Изгеләр чишмәсе, Закир бабай чишмәсе, Шарлавык чишмәсе янына күптән түгел генә тагын бер су чыганагы өстәлде.

-Авыл кырыенда чишмә бәреп чыкты. Ул чирәмле җирдә, Рәкига Халикованың бакча башына туры килә. Чыгышны күреп, Рәкига әбинең оныгы, Түбән Барыш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рәсим Хәйруллин аны эшләтүне үз өстенә алды. Чишмәнең чыгышы чистартылды, труба белән кырыйга су сузылып улак куелды һәм йорты да күркәм генә килеп чыкты. Янәшәдә генә Рәсим тырышлыгы белән балалар мәйданчыгы да ясалды. Балаларга таганда атынырга, футбол, волейбол уйнарга, рәхәтләнеп йөгерергә, сикерергә мөмкин. Иң мөһиме - балалар машина юлында йөрми, тыныч табигать кочагына җыела. Тәмле чишмә суыннан олысы-кечесе авыз итә, бигрәк тә мәйданчыкка килгән балалар аның янында гөр килә. Төрле уеннар уйнап сусагач, бирегә йөгерәләр. Ә чишмә суы салкын тидерми - ди Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.

Яңа чыгыш янында Хафиз бабай чишмәсе дә бар. Аңардан урамнарга су килә, шулай ук күл дә чишмә суы белән тулылана. Хәзер янәшә Рәсим чишмәсе дә челтери. Ләкин иганәче әлегә аңа үз исемен кушу турында уйламаган.

- Туган авылымны яратам. Дәү әнием янына гаиләм белән еш кайтып йөрим. Чишмәне ясатып, авылдашларга бүләк ясыйсым, үземә күңел күтәренкелеге аласым килде. Чишмә яныннан кеше өзелмәсен, аның суыннан шифа алсыннар, - диде иганәче.

Ләйлә Искәндәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев