Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит хаталардан гыйбрәт ал: Чистайда янгын чыккан

Районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хәбәр итүенчә, 14 гыйнварда Чистайда торак йортта янгын чыккан. Төнге 2 сәгать 41 минутта бирегә янгын сүндерүчеләр килә. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләре йорт эчендә кеше булу ихтималын белдерә. Утны йөгәнләгәндә ир кешенең гәүдәсе табып алына. 1983 елгы ир-ат өйдә ялгыз яшәгән, еш кына исерткечләр кулланган....

Районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хәбәр итүенчә, 14 гыйнварда Чистайда торак йортта янгын чыккан. Төнге 2 сәгать 41 минутта бирегә янгын сүндерүчеләр килә. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләре йорт эчендә кеше булу ихтималын белдерә. Утны йөгәнләгәндә ир кешенең гәүдәсе табып алына. 1983 елгы ир-ат өйдә ялгыз яшәгән, еш кына исерткечләр кулланган. Янгын тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннән чыккан дип фаразлана. Ут белән сак булыгыз! Ялкын телләре санаулы вакыт эчендә бар булганны юк итәргә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев