Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүп-чарны яңача җыячаклар

Апаста Идел аръягының алты районы вәкилләре Казан шәһәренең “Чистый город“ предприятиесе җитәкчесе Евгений Туз һәм ПЖКХ идарәче компаниянең директор урынбасары Альмир Корбанов катнашында узган очрашуда урынннардагы чүп полигоннары (ТБО), район үзәкләре һәм авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыклары, чүп-чар җыю, аны сортлау, эшкәртү һәм утильләштерү урыннарына илтү турында сөйләштеләр.

Бу юнәлештә безне зур үзгәрешләр көтә. Әйтик, Апас районында җыелган чүп-чар өчен айлык түләүләр нык үзгәрәчәк. Элеккеге чүп түгү авыл полигоннарында, Апас тавы өстендәге ТБО полигонында тупланган чүп-чар киләчәктә урыннарда араланып тирәнтен эшкәртүгә Югары Ослан районында пәйда булачак махсус эшкәртү урынына ташылачак дип фаразлана.

Район башкарма комитеты житәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бу уңайдан Апас авыл жирлекләре башлыклары белән аерым очрашты, бурычлар билгеләде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев