Чүрибурашта кабат янгын
Узган шимбәдә районның янгын сүндерү бүлегенә Чүрибурашта торак йорт януы турында хәбәр килә.
Вакыйга урынына баргач, әлеге йортта күпбалалы гаилә яшәве ачыклана. Бәхеткә каршы, йорт эчендә кеше булмый.
–Әлеге йортка янгын чыгуын кисәтүче извещатель куйган идек. Төтен чыга башлагач ул кычкыра башлый һәм күршеләре янгын турында хәбәр итә. Мондый җайланмаларны куйдыру беркемгә дә комачауламас иде, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, тикшерү эшләре дәвам итә. Ут электр духовкасыннан чыккан дип фаразлана. Вакыйга хуҗалар күңелендә зур җәрәхәт ясый һәм төзекләндерү эшләре билгеле бер күләмдә чыгымнар сорый.
Ут-күздән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев