Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиянең кырау суккан ботакларын ничек коткарырга?

Чиянең яфраклары кибеп саргайган, өшегән ботакларын коткару өчен агроном Владимир Диденко киңәшләр бирде.

Кырау суккан чия ботакларын кисеп ташларга ашыкмаска, сабыр итеп, бераз көтәргә киңәш итә агроном.

«Кырау суккан чия ботаклары кояшта тернәкләнеп китеп, уңыш белән куандырырга да мөмкин. Үземнең практикада да мондый очраклар булды», – ди белгеч.

Әгәр инде яңа яфраклар һәм бөреләр чыкмый һәм алар коры, куе коңгырт төстә кала икән, бу ботакларны кисәргә кирәк, дип аңлата ул. Моны эшләү өчен иң кулай айлар – октябрь-ноябрь яки апрель-май. Ботакларны бакча өчен махсус кәкре кайчылар белән кисәргә кирәк. Киселгән урынга бакча өчен кайнатылган сумала (садовый вар) сылап куярга кирәк. Төшле җимеш бирә торган агачлар бик көйле, алар дөрес реанимациягә бик сизгер була.

Агроном Владимир Диденко кырау суккан чия агачын коткаруның икенче ысулы – иртә таңнан агачка пульверизатордан салкын су сиптереп, бер тәүлеккә каплагыч материал белән каплап калдыру турында да аңлатма бирде.

«Моның белән шөгыльләнергә кирәкми, чөнки биек агачларга каплагыч материал җитмәячәк. Идеаль вариант – агачларны карап-тикшереп чыгу һәм нык зарарланган боткаларны кисү», – дип киңәш итә агроном.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/ciyanen-kyrau-sukkan-botaklaryn-nicek-kotkaryrga-5866265

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев