Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чирмешәндә үрнәк гаиләләр яши

Гаилә елы кысаларында, Халыкара Гаилә көне уңаенннан, Чирмешән мәдәният йортында «Гаилә бәхете» дигән чара оештырылды.

(23 май, "Апастово-информ").

Миләүшә апа һәм Мәсхүт абый Низамовлар бәхетле, тату яшәү, балаларны тәрбияләү серләре белән бүлештеләр. Алар биш кыз тәрбияләп, инде оныкларны үстерешергә ярдәм итәләр.

Алар тату яшәүнең сере - сабырлык булса, балалар тәрбияләүнең нигезе хезмәт булуын аңлаттылар.

Мәсхүт абый 22 ел мәет юып, соңгы юлга озатучы, авылыбызның хөрмәтле кешесе, мәчет аксакалы. Миләүшә апа киң күңелле, хезмәт сөюче, ярдәмчел ханым. Мәсхүт абый ветврач, Миләүшә апаның һөнәре- парикмахер. Чәчен кистерергә килгән һәркемне йомышын үтәп, шатландырды өендә. Ә үзе Миләүшә апа терлекчелектә тырышып, яратып эшләп, лаеклы ялда. Имамыбыз Хәмзә абый догалар укып, мәчет бүләге- намазлык тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Тигез, бәхетле тормыш, иман байлыгы юлдаш булуын теләде.

"Кичә авылдашлар, хезмәттәшләр, күршеләр, кыз- кияүләр, оныклар чыгышы белән үрелеп барды. Һәр чыгышка туры килгән җырлар күңелгә хуш килде. Шунысы игътибарга лаек: кызлары, оныклары ата-ана һөнәрен сайлап укый, эшли. Еллар, илләр имин, гаиләләр бәхетле, балаларның иманлы булуын насыйп итсен Раббыбыз. Рәхмәт сезгә, Мәсхүт абый, Миләүшә апа. Безнең авылны яратып, һәркемгә ярдәм итеп яшәвегез өчен. Акыллы, тырыш кызларыгызның кияве дә, оныкларыгыз да олы рәхмәтен җиткерде. Менә олы бәхет шулдыр: туганнар, авылдашлар, күршеләр, кызлар- кияүләр, оныклар теләгән изге теләкләр кабул булуын насыйп итсен Аллаһ Тәгалә. Кичәне оештыручы Чирмешән мәдәният йорты мөдире Габдрахманова Нуриягә, җырчы кызларга зур рәхмәт", - дип хәбәр итте Гүзәлия Миңнуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев