Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләки терлекчелек фермасы савымчысы республикакүләм бәйгедә катнашты

Питрәч районында узган 42 нче республикакүләм савымчылар бәйгесендә безнең районнан Дәүләки терлекчелек фермасы савымчысы, бу хезмәттә 35 ел эшләүче Әлфия Әюпова катнашты. Бәйгедә сынатмады ул, иң күп стажлы, тәҗрибәле савымчы буларак кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Биредә берүк вакытта терлекчелек буенча белгечләр дә ярышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек...

Питрәч районында узган 42 нче республикакүләм савымчылар бәйгесендә безнең районнан Дәүләки терлекчелек фермасы савымчысы, бу хезмәттә 35 ел эшләүче Әлфия Әюпова катнашты. Бәйгедә сынатмады ул, иң күп стажлы, тәҗрибәле савымчы буларак кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Биредә берүк вакытта терлекчелек буенча белгечләр дә ярышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча белгеч-консультанты Искәндәр Шәмсетдинов республика буенча өченче урынны алды һәм Диплом, медаль һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Фото:http://agro.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/675176.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев