Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәвеш авылында яшәүче Камәртдин абый һәм Тәскирә апа Хәйретдиновлар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек

Әлеге гаилә – авылның күрке. Үзләренең тырышлыклары, тату, бердәм, гадел һәм гади булулары белән аерылып торалар. Үз үрнәкләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 12 онык һәм оныкчыклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни булып яшиләр.

(8 июль, “Апастово-информ“).


Камәртдин абый 40 елдан артык шофер булып эшли. Бүген ул дин юлында. Мәчеттә мөәзин вазифасын башкара. Авылга моңлы азан тавышын яңгырата.

“Дәвеш мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, колхозда ат җигеп эшли башладым. 3 ел армия сафларында хезмәт иттем. Аннан Буага шоферлыкка укырга киттем. Шушы еллар мине булачак тормыш иптәшем белән таныштырды. Ындыр табагына эшкә йөрүче яшь, җитез, тыйнак кызны очраттым. Озак аралашмадык, кавыштык. Гомер буе тугрылык саклап, аңлашып яшәдек“, – диде гаилә башлыгы.

Тәскирә апага кирпеч заводында, тавык фабрикасында эшләргә туры килә. Озак еллар фермада хезмәт итә, бозаулар карый, бозаулату бүлегендә эшли. “Ана даны“ медаленә ия.

Хәйретдиновларның иң зур горурлыклары һәм шатлыклары – балалары. Алар гел кайтып, әти-әниләрен сөендереп тора. Бәйрәмнәр дә уртак аларның, зуррак эшләрне дә күмәкләп башкаралар.

Бүген дә Хәйретдиновлар тик кенә торырга яратмый. Алар ишегалды тутырып кош-корт асрый, йорт-җирләрен дә карап, пөхтәләп кенә торалар. Тәскирә апа оекбашлар, башмаклар бәйләп, балаларын, якыннарын сөендерергә ярата.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Камәртдин абый һәм Тәскирә апа Хәйретдиновларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова аларны тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев