Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвеш халкы бәхете

Дәвеш басуларын арендага алып биредә ачык грунтта күпләп яшелчә үстерүче фермер-эшмәкәр Наилә һәм Азат Ахмадиевлар быел да авыл халкына үзенчәлекле бүләк ясадылар. Тәмәке чокыры, Кабык күлләре янәшәсендә бик җайлы, тыныч һәм җайлы, күнегелгән мәйданда алар көче белән дүртенче тапкыр авыл Сабантуе үтте. Якын - тирә авыллардан, "Зөя"балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгеннән бу...

Дәвеш басуларын арендага алып биредә ачык грунтта күпләп яшелчә үстерүче фермер-эшмәкәр Наилә һәм Азат Ахмадиевлар быел да авыл халкына үзенчәлекле бүләк ясадылар. Тәмәке чокыры, Кабык күлләре янәшәсендә бик җайлы, тыныч һәм җайлы, күнегелгән мәйданда алар көче белән дүртенче тапкыр авыл Сабантуе үтте. Якын - тирә авыллардан, "Зөя"балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгеннән бу бәйрәмгә 1 меңнән артык кунак килде. Дуслары, туганнары белән махсус чакырулы Казан җырчылары концертын карап рәхәтләнеп күңел ачты. Халык уеннары, милли көрәш карап һәм үзе дә катнашып туйганчы ял итте. Фермер хуҗалыгына вакытлы эшкә килгән хезмәткәрләр дә кимен куймады-алар өчен дә зур бәйрәм булды бу көнне. Алар зур Казанда пешергән тәмле пылауны һәркем мактый-мактый авыз итте.

-Ирле-хатынлы, җәйләрен дәү әти-әниләре кочагында үскән, әтиләре Илһам туган авылны онытмыйча, дәвешлеләрне хөрмәт итеп яшәүче бик динле бу яшь гаиләгә зур рәхмәт. Алар көче һәм акчасына авыл үзәгендәге Батырлар кече Мемориалы да салынды. Башка бик саваплы эшләрдә дә алар бик теләп ярдәм итәләр,-ди дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов.

-Быелгы авыл Сабантуе иганәчеләре авылдашларым Фирдәвес Миңнегалиева, Илнур Хәсәнов, Фирдүс Кәримов, Рубин Гайнетдинов, Илдус Кәримов, Люция Галимова, Фирдүс Нургалиевларга авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәбез. Исән-имин яшәгез, яңадан очрашуларга кадәр!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев