Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвешкә Мәскәү Кыш бабае килгән

Дәвеш Мәдәният йортындагы быелгы Яңа ел бәйрәмендә туган авылына Мәскәүдән кадәр Яңа ел каршыларга кайткан кунак, баянчы, биюче, җырчы һәм Кыш бабай Зөфәр Гобәйдуллин, Кар кызы, мәктәп укучысы Венера Зиннәтуллина, Апастан килгән җырчы, шаян сүз остасы Ринат Акберов халыкны бик күңелле ял иттерделәр. Иң кызыгы лотерея иде, әлбәттә. Төп приз-әтәчне...

Дәвеш Мәдәният йортындагы быелгы Яңа ел бәйрәмендә туган авылына Мәскәүдән кадәр Яңа ел каршыларга кайткан кунак, баянчы, биюче, җырчы һәм Кыш бабай Зөфәр Гобәйдуллин, Кар кызы, мәктәп укучысы Венера Зиннәтуллина, Апастан килгән җырчы, шаян сүз остасы Ринат Акберов халыкны бик күңелле ял иттерделәр. Иң кызыгы лотерея иде, әлбәттә. Төп приз-әтәчне Лилия Сафиуллина отты. Бер рулон салам исә Равия Гобәйдуллина ишегалдына кайтачак. Агрофирма бүлекчәсе куйган башка отышлар-печән, ашлык та ияләрен тапты. Бәйрәмнең төп иганәчесе Люция Галимова уйнаткан торт, башка тәм-томнарга да бәхетле хуҗалар табылды,-дип хәбәр итә Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов. 3 ел элек Татарстан Президенты программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йорты җитәкчесе Рания Гобәйдуллина бәйрәмгә әзерләнгәндә үзенә булышучылар һәм катнашучыларның һәммәсенә олы рәхмәтен җиткерә һәм авылдашлары өчен кызыклы яңа тамашалар әзерли.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев