Дәвешлеләр быел кырга районда беренче булып чыгарга әзерләнә
Дәвеш машина-трактор паркы мөдире, Татарстанның атказанган механизторы Зөфәр Нургалиев, слесарь Рамил Гыймадиев, Камил Гыйззәтуллин, тракторчылар Илдар Зиннәтуллин белән Рөстәм Сафиуллин, абыйлы-энеле Иршат белән Айдар Рәхмәтуллиннар һәм барлык игенчеләр быелгы язгы кыр эшләренә күптәннән әзер инде. Бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров алар белән бик дустанә, ипле эшли. -Иртә яздан безнең якларда ике...
Дәвеш машина-трактор паркы мөдире, Татарстанның атказанган механизторы Зөфәр Нургалиев, слесарь Рамил Гыймадиев, Камил Гыйззәтуллин, тракторчылар Илдар Зиннәтуллин белән Рөстәм Сафиуллин, абыйлы-энеле Иршат белән Айдар Рәхмәтуллиннар һәм барлык игенчеләр быелгы язгы кыр эшләренә күптәннән әзер инде. Бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров алар белән бик дустанә, ипле эшли.
-Иртә яздан безнең якларда ике мең гектардан артык мәйданда дым каплау, җир әзерләү, язгы чәчү үткәрәсебез бар. Техника, кешеләр, ашлама-чәчүлегебез ике айлар элек тулы әзерлек сызыгында безнең Дәвештә,-ди бүлекчә бухгалтеры Ләйсән Мифтахова..
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев