Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвешлеләр халык акчасын бары тик саваплы гамәлләргә генә исраф итә

-Быелгы Корбан гаете авылыбызда бигрәк тә колачлы булып үтте,-ди шатлыгы белән уртаклаша Дәвеш авылының "Әтиләр" мәчете имамы Хәлимҗан хәзрәт. -Биредә туып-үсеп хәзер читтә яшәп тә, шундый изге гамәл кылуга вакыт тапкан, кендек тамы тамган газиз авылларын онытмаучыларга бик зур рәхмәт. Авылыбыз наратлыгы читендәге "Зөя" балалар ял-сәламәтлендерү Үзәге җитәкчесе Колчык авылында...

-Быелгы Корбан гаете авылыбызда бигрәк тә колачлы булып үтте,-ди шатлыгы белән уртаклаша Дәвеш авылының "Әтиләр" мәчете имамы Хәлимҗан хәзрәт. -Биредә туып-үсеп хәзер читтә яшәп тә, шундый изге гамәл кылуга вакыт тапкан, кендек тамы тамган газиз авылларын онытмаучыларга бик зур рәхмәт. Авылыбыз наратлыгы читендәге "Зөя" балалар ял-сәламәтлендерү Үзәге җитәкчесе Колчык авылында яшәүче Хәйдәр Булатов, балачагы авылда үткән, хәзер Апаста яшәп, "Зөя" агрофирмасын җитәкләүче Марат Хәсәнов мәчетебезнең бер генә үтенечен дә уңай хәл итми калмыйлар. Ходай аларның үзләренә, гаиләләренә тигезлек, ак бәхетләр. саулык-сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен. Гает көнне җыелган сәдака акчаларының бер өлешен мохтаҗларга бирергә булдык. Мәчетебезне тоту, зиратны пөхтәләүгә быел аеруча зур игътибар бирелде.

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хәсәенов авылга таудан Зөя аша агып төшүче, моннан 50 еллар элек кулдан казылган Әтәч тавы битендәге чишмәне төзекләндерүдә иганәчелек иткән, хәзер Балтач якларында тормыш итүче Рубин Гайнетдинов гаиләсенә авылдашлары рәхмәтен белдерде. Үзара салым акчаларына Дәвеш һәм Колгынада артезиан насослары алынган, яңа су манарасы бастырылган. Авыл җирлегенә керүче Чирүдә урамнарга таш юл түшәлгән. Хәзер Казанда яшәүче Миңнегалиевлар гаиләсе Рамазан аенда һәм Гает көннәрендә аеруча күләмле булышлык итте. Әйтик, быел Зөя аша агач күпер фәкать бу гаилә иганәсендә төзелде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев