Дәвештә дә бар шундый матур мәчет-сандык
-Мин зират, авыл олы юллары буенда менә шундый матур сәдака сандыклары куючыларны бик хөрмәт итәм. Олы Бакырчы авылы башындагы матур бизәкле, догалы "мәчет-сандык" районда гына түгел, Татарстанда да иң матурыдыр, шәт. Моны ясаган гади авыл шоферы Заһир Габидинов бик изге гамәл кылган! Инде үзем дә менә Ходай ризалыгы өчен гаиләм,...
-Мин зират, авыл олы юллары буенда менә шундый матур сәдака сандыклары куючыларны бик хөрмәт итәм. Олы Бакырчы авылы башындагы матур бизәкле, догалы "мәчет-сандык" районда гына түгел, Татарстанда да иң матурыдыр, шәт. Моны ясаган гади авыл шоферы Заһир Габидинов бик изге гамәл кылган! Инде үзем дә менә Ходай ризалыгы өчен гаиләм, Дәвеш авыл мәчете картлары белән килештереп, алар үрнәгенә кушылдым,-ди Дәвеш авылыннан Габбас Халиков.
Бу сандык үзе авыл башында автобус тукталышы янәшәсенә куелган. Сәфәр чыгучылар салып калдырган юл сәдакалары атнага бер тапкыр авыл картлары катнашында алына һәм Дәвешнең "Әтиләр" мәчете, фәкыйрьләргә ярдәм итүгә генә тотыла.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев