Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәвештә гаилә белән эшләү модада

Дәвеш бүлекчәсенең терлекчелек буенча бухгалтеры Ләйсән Мифтахова коллективта үз кеше. Терлекче хатын-кызлар белән дә ир-атлар белән уртак тел таба, бердәм уй белән эшли белә. Берара хәтта ялга чыккан бүлекчә идарәчесен дә вакытлыча алыштырып торды. Бозау караучы Миләүшә Вәлиева да мактый яшь белгечне. -Без һәр иртәдә бер капкадан чыгып, фермага эшкә...

Дәвеш бүлекчәсенең терлекчелек буенча бухгалтеры Ләйсән Мифтахова коллективта үз кеше. Терлекче хатын-кызлар белән дә ир-атлар белән уртак тел таба, бердәм уй белән эшли белә. Берара хәтта ялга чыккан бүлекчә идарәчесен дә вакытлыча алыштырып торды. Бозау караучы Миләүшә Вәлиева да мактый яшь белгечне.

-Без һәр иртәдә бер капкадан чыгып, фермага эшкә өчәүләп киләбез. Ирем Фәрит, кызым Фәния белән бергәләп эшләгәч, хезмәтнең авырлыгын бик сизмим дә. Әле яңа гына кызыбызны кияүгә бирдек менә, әти-әни өчен бу да зур шатлык,-ди Миләүшә.

Бүген Дәвеш фермасында көнгә 5 тоннага якын сөт савыла. Бозаулар да күпләп туа биредә.

-Коллектив бик дустанә, тату эшли, терлек азыгы белән дә бернинди проблемабыз юк. Хезмәт хакын вакытында түләү проблемасы да хәл ителә башлады. Быел да бу мәсьәләгә нык игътибар биреләчәк,-ди бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев