Урак–2012
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 августка район буенча барлык мәйданның 19960 гектарында игеннәр суктырылды, 55080 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,2 центнер, арпадан -...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 августка район буенча барлык мәйданның 19960 гектарында игеннәр суктырылды, 55080 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,2 центнер, арпадан - 32,2 центнер, борчакның һәр гектарыннан уртача 18,0 центнер уңыш җыела.
Басуларда 65 "кыр корабы" эшли. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 66 процентында төгәлләнде.
Быел салам-печәнне рулоннарга бәйләтү темпы бик югары, район күләмендә барлыгы 100 меңгә якын рулон саклау урыннарына куелды.
9 августка районда 20 дән артык комбайнчы 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алды. 20 мең центнер чигенә якынлашучылар да бар. Армый эшләгез, хөрмәтле кыр эшчәннәре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев