Экодиктант язу өчен мәйданнар санын ике тапкыр арттырганнар
Югары белем алучы студентлар экологик диктантны онлайн-форматта язачаклар.
(12 ноябрь,“Апастово-информ“).
Быел Бөтенроссия экологик диктантын язу өчен мәйданнар санын ике мәртәбә диярлек арттырганнар.
Бу хакта “Татар-информ“ матбугат агентлыгына Мәгариф һәм фән министрлыгы Илсур Хадиуллин хәбәр иткән.
“Экодиктант язырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. 2019нчы ел белән чагыштырганда, быел диктант язырга әзерлек белдерүчеләр ике тапкыр артты, аларны үткәрү өчен мәйданнар саны да 243тән 502гә җитте. Диктант язуда аеруча мәктәп укучылары, укытучылар һәм студентлар активлык күрсәтә“, - дип сөйләде министр.
Министр сүләренә караганда, диктант язу акциясенә катнашучылар өчен 15нче ноябрь көнне 21 ачык офлайн-мәйдан эшләячәк.
Хадиуллин әйткәнчә, 16нчы ноябрьдә диктант 502 ябык-офлайн-мәйданнарда узачак. “447се мәктәп базаларында оештырылачак, 8е - көллият һәм техникумнарда, 46сы – министрлыкларда һәм башка җәмәгать оешмаларында үткәреләчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, диктант язу акциясенә катнашучылар өчен 15нче ноябрь көнне 21 ачык офлайн-мәйдан эшләячәк.
Стиудентлар диктантны онлайн форматта язачаклар.
15-16нчы ноябрь көннәрендә Бөтенроссия экологик диктант узачак. 2017нче елда әлеге акциягә старт бирелгән иде.
Экодиктант язу өчен экодиктант.рус. сайтында теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев