Ел башыннан 31 апаслы закон тыйган урыннарда тәмәке тартканы өчен 500-1000 сумлык штрафка тартылган
- Безнең район үзәк шифаханәсе территориясендә генә дә унга якын видеокүзәтү камерасы куелган. Андагы язмалар билгеле бер вакыт эчендә саклана. Турыдын-туры режимда үзәк сак хезмәте мониторларына видеосигнал тәүлек буе килә һәм теркәлеп бара.. Анда ярамаган урында тәмәке пыскытучыларның йөзләре аерым-ачык күренә. Ә бу хокук сакчыларына административ протокол язу өчен законлы...
- Безнең район үзәк шифаханәсе территориясендә генә дә унга якын видеокүзәтү камерасы куелган. Андагы язмалар билгеле бер вакыт эчендә саклана. Турыдын-туры режимда үзәк сак хезмәте мониторларына видеосигнал тәүлек буе килә һәм теркәлеп бара.. Анда ярамаган урында тәмәке пыскытучыларның йөзләре аерым-ачык күренә. Ә бу хокук сакчыларына административ протокол язу өчен законлы нигезләмә санала. Районда төрле онкологик авырулар әледән-әле ачыкланып тора. Тәмәке төтене авыз куышлыгы, тын юллары, үпкә чирләренә капканы киң итеп ачып куя-шуны онытмагыз,-дип кисәтә районның баш табибы урынбасары Рамил Гатин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев