Әҗемдә “Авылымның моңлы кичләре дип исемләнгән кичә узган
Авылның яше-карты бер-берсе белән күрешеп, җырлап-биеп, төрле халык уеннарында катнашып, тәмле сыйлардан авыз итеп кич утырган.
- Гармунчыларыбызга, җыр-моңга гашыйк ак яулыклы өлкәннәребезгә, яшьләргә сокланмый мөмкин түгел иде. Тальян моңы кичке тынлыкны ярып, йөрәкләргә үтеп керде. Яшьлегебезгә кайткан кебек булдык. Гаҗәеп ял киче бүләк иткән авылыбыз клубы мөдире Гөлнар Сәгытдиновага олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип яза Хәлимә апа Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев