Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фермада янгын чыгуның сәбәбе – тимер мичнең артык кызуы булырга мөмкин

Республикада, шул исәптән районда да янгыннар саны арткан.

(16 март, “Апастово-информ“).


Агымдагы елда республикада 670 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 41 кешенең гомере өзелгән, 36 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел шур чорда 614 янгын очрагында 31 кеше үлгән, 46 кеше тән җәрәхәте алган. Районда быел 6 янгын теркәлгән. Узган ел бу чорда 3 янгын очрагы булган. Бәхеткә, үләүчеләр, тән җәрәхәте алучылар юк. Шулай да мал-мөлкәткә сизелерлек зыян килгән. Бу хакта районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.

Соңгы янгын Әлмәндәр авылының терлекчелек фермасында чыккан. Торакның яшь бозаулар бүлегенең бер бүлмәсенә ут капкан.

“Бозауларга азык пешерү өчен мич куелган. Аның морҗасы агач кәрнизгә тиеп торган. Әлеге морҗаның артык кызуы янгынның да сәбәпчесе булырга мөмкин. Тикшерү эшләре дәвам итә“, – ди Илдар Вәлиев.

Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу мөһимрәк. Ни дисәң дә, карактан кала, уттан калмый, – ди халык.

“Мичләр, электр, газ приборлары, чыбыкларның төзеклеген һәрдаим карап, тикшереп торырга кирәк. Хәзер карлар эри, туң китә, җир уйный, мичләрдә ярыклар барлыкка килергә, электр чыбыклары зарар күрергә мөмкин. Игътибарлы булыгыз, гел күзәтеп торыгыз“, – ди Илдар Вәлиев.

Фото: http://rt-online.ru/v-apastovskom-rajone-iz-goryashhej-fermy-vyveli-77-korov-i-telyat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев