Фирдәүсә Җәләлиева: 18 яшем дә тулмаган килеш килен булып төштем
Фазыл һәм Фирдәүсә Җәләлиевлар 56 ел парлы, үрнәк гомер юлы узган. 3 ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балалары янәшәсендә, оныклар кадер-хөрмәтен тоеп, җитеш тормышта гомер итәләр.
(2 апрель, “Апастово-информ“).
Фирдәүсә апа озак еллар фермада сыер савучы булып эшли. Шунда ул тормыш иптәше Фазыл белән дә таныша. Чибәрлеге, чаялыгы, тырышлыгы белән аерылып торган яшь кызны егет эш урыныннан ук урлап кайта.
“18 яшем дә тулмаган килеш килен булып төштем. Кич белән фермага сыер саварга килгән җирдән, мине атка утыртып алып кайтып киттеләр. Ишле гаиләгә килеп кердем. Матур һәм тату гомер иттек. Каенатам белән 15 ел, каенанам белән 29 ел яшәдем. Тормышым зарланырлык булмады. Хәзер дә шөкер итәрлек. Хәзер үзем каенана булып, киленем белән тату гына яшәп ятам“, – ди Фирдәүсә апа.
Фазыл абый – яшьтән авыр хезмәткә җигелгән буын баласы. 14 яшеннән ат көтүе көтәргә чыга ул. Ат җигеп эшли, комбайннан икмәк ташый. Аннан шоферлыкка укып, машина руле артына утыра. 40 ел “ГАЗ“ машинасын иярли. Соңрак, янгын сүндерү машинасына утыра һәм лаеклы ялга чыкканнан соң да 10 ел дәвамында, 70 яшенә кадәр хезмәт юлын дәвам итә. Нәтиҗәле хезмәте өчен “Почет билгесе“ ордены белән бүләкләнә.
Фазыл абый – дин юлында. Мәчеткә йөри, һәркемгә изге догада яши. Фирдәүсә апа – тәмле куллы хуҗабикә. Гаиләсен тәмле-тәмле ашлар белән сыйлый. Җырларга да ярата ул. Күңелендә җыр-моң яши. Аның чыгышын авылдашлары яратып тыңлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев