Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фирдүс Тямаев: «Ярдәмне махсус хәрби операция зонасына ук алып барып бирәбез»

.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егет Әлфис Мурзин, хәзерге вакытта ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында бара торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән кушылдылар.

 

Хәрби егетләребезгә матди һәм гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр арасында беренче булып Фирдүс Тямаев һәм аның төркемендәге егетләр булды.

 

Фирдүс Тямаев, ярдәм күрсәтү эшенә тамашачылар да теләп кушылуын, аның төркемендәге егетләрнең гуманитар ярдәмне ватандашларыбызга алгы сызыкка ук илтеп тапшырулары турында сөйләде. Һәм үзенең “Гомер үтә” дип аталган җырын башкарды.

 

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев