Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Габдулла бабай Хикмәтовның балта остасы дигән даны бар

Карамасар авылында яшәүче Габдулла бабай Хикмәтов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул район җитәкчелегенең котлауларын кабул итте.

(20 декабрь, "Апастово-информ").


Габдулла бабайның балта остасы дигән даны еракларга таралган. Үзе салган йортлар турында горурланып сөйли ул. Әле 3 ел элек кенә ишегалдына яңа мунча эшләп куйган. Хәзер дә хуҗалык эшләрен үзе башкарырга тырыша. Улы һәм кияве һәм кызлары аның уң куллары.
"Эш белән яшәдем. Хәзер дә хәрәкәттә мин. Карларны көрим, ашарга пешерәм, идәннәрне юам. Балаларым бик булыша. Аларга рәхмәтле булып яшим", - ди бабай үзе.
Габдулла бабай тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, тормыш иптәшләрен вакытсызрак югалткан, бала хәсрәтләрен дә күтәрергә туры килгән аңа.
Габдулла бабай Хикмәтовны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев тәбрик итте. Район башлыгының котлауларын ирештерде һәм бүләк тапшырды алар.
Габдулла абый яхшы хәтере, көр күңеле, көчле рухлы һәм хәзер дә җитез булуы белән сокландырды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев