Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына ИЯЛИ галимнәре китаплар чыгарган

24-25 апрельдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә инде өченче ел эрәттән «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дип аталган фәнни-гамәли семинар булып узды. Әлеге семинар Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган.

Семинарда биш ил – Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм Россиянең алты шәһәреннән килгән галимнәр чыгыш ясады.

 

Чара ике көн дәвамында барды.

 

Беренче көнне Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдим ителде.

 

Чараның икенче көнендә «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» темасы астында түгәрәк өстәл оештырылды.

 

Марсель Ибраһимов түгәрәк өстәлне семинарның йомгаклау өлеше, дип атады һәм теманың актуальлеге һаман да саклануын, аны һәркем аңлавын, белүен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев