Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә... Нәрсә ул?

Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә ул - иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул - зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә...

Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә ул - иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул - зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Мин дә үзебезнең гаиләбезне шундыйлардан дип саныйм. Безнең гаиләбез оешканга 23 августта 25 ел була. Бик озак гомер бәхетле, мул, тулы, бәрәкәтле тормыш юлы аша узганнар минем әтием белән әнием. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-беребезгә терәк булырдай, ике сөйкемле кыз балалар апам Эльвира белән мине тудырганнар алар. Безнең гаиләдә ир-ат, хатын-кыз эше дигән сүзләр юк. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак, укытучылар. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерергә ярата. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар Апас районының төрле авылларында туып-үсеп, Казанда укыганнар. Әнием безнең авылга иптәш кызына кунакка кайткан, алар очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әтием кызык итеп : - Әниегез мине үзе эзләп тапты дип шаярта да әле.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, дәү әти-дәү әниләремне, апамны да, бик тә, бик тә яратам. Апам да үз гаиләсен корды, хәзер безнең гаиләдә биш кеше булды, җизнәмне дә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Алинә Галимҗанова, Иске Йомралы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев