Гаиләләргә 15 мең сумлык түләүне ничек алырга?
Моның өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк!
Башкортстанда кайбер гаиләләр 15 мең сум алырга мөмкин. Бу хакта «Дәүләт хезмәтләре» порталы искә төшерә. Моның өчен берничә шарт үтәлергә: гаилә авыр тормыш хәлендә, ә җан башына уртача керем бер яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
«Дәүләт хезмәтләре»ндә аңлатылганча, әлеге түләүләр өстәмә ярдәм буларак санала. Түләү продуктлар, шулай ук мәктәп товарлары һәм дарулар сатып алуга юнәлтелергә мөмкин. Һәр гаилә өчен индивидуаль ихтыяҗлар билгеләнә.
Түләү күләме төбәктәге эшкә яраклы халык өчен бер яшәү минимумы кадәр билгеләнә. Бу елның 1 гыйнварыннан ул 14 991 сум күләмендә билгеләнде. Контракт ярты елга төзелә. Акча ай саен, яки бер түләү белән җибәрелә.
Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре»нең шәхси бите аша тапшырырга мөмкин.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/social/2024-05-17/gail-l-rg-15-me-sumlyk-t-l-ne-nichek-alyrga-3771516
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев