Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнур Айзетуллова Апас урта мәктәбендә кунакта булды

1971нче елда 4нче сыйныфка барган Иске Әнәле авылы кызы кечкенә Гөлнур 45 ел узгач туган мәктәбе залында истәлекләре белән уртаклашты.

(22 февраль, “Апастово-информ”). 


Тик ул бүген кечкенә кызчык түгел инде. Гөлнур Айзетуллова китаплар, җырлар, шигырьләр, хикәяләр, әсәрләр авторы. Ул - РФнең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, ”Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Татарстан президентының Рәхмәт хаты, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каююм Насыйри премиясе дипломанты 
 
Халыкара Туган тел көне Апас урта мәктәбендә үзенчәлекле чара белән билгеләп үтелде. Күренекле якташыбыз, шагыйрә, язучы, популяр көйләр иҗат итүче Гөлнур Айзетуллова белән "Очрашулар булсын дәвамлы..." дип исемләнгән җылы, мәгънәле кичә булды. 
“Көләч йөзле, күпкырлы шәхескә карап, сокланып һәм горурланып утырдык. Очрашуны оештыручы Гүзәл Дәүләтшинага олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип хәбәр итте Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова. 
Яшь буын, өлкән укытучылар да кичәнең кунагы булды. 
“Минем тормышыма, иҗат эшчәнлегемә, хезмәтемә багышлап уздырылган күркәм очрашудан әйтеп, аңлатып бетргесез хисләр, кичерешләр белән кайттым. Үзем укыган мәктәп залында җитлеккән язучы, шагыйрә, 35 ел гомеремне балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә буларак, горурлык белән чыгыш ясадым”, - ди райондашыбыз Гөлнур апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев