ГТО кышкы спорт фестиваленең соңгы этабы Дәвеш наратлыгында үтте
Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарыннан килгән җыелма командалар 2-5 чакрымлы дистанциядә чаңгыда тизлеккә ярышты. Алдагы көнне командалар Апас спорт комплексында һәм бассейнда 8 спорт төреннән нормативлар тапшырды. Гомуми баллар буенча ГТО зона этабында Апас районы җыелма командасы беренче урын яулады.
-Апас мәктәбе укучысы Самира Сәлимуллина, Зур Күккүз мәктәбе укучысы Эльвина Сөнгатуллина һәм укытучы Рания Нәбиуллина, Чүрибураш мәктәбе укучылары Раян Нургалиев белән Рузил Галиев, Йомралы мәктәбе укытучысы Ләйсән Зәйнуллина, Биеш мәктәбе вәкиле Альмир Гыйльметдинов, Апастан Илһам Зыятдинов белән Марс Мингазиев, Каратуннан Хөҗҗәт Сабиров район спорт данын бик лаеклы яклады. Тренерлар да бу ярышларга җыелма команданы бик яхшы итеп әзерләде,-ди район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Барыгызга да бик зур рәхмәт! Районыбызда яңа спорт комплексы һәм бассейн төзелү бик күп кешеләрне дуслаштырды һәм спортка тартып китерде.
Чүпрәледән килгән җыелма команда составында чыгыш ясаган яшь спортчы Айгөл Шәрипова Дәвеш балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгенә алтынчы тапкыр килгән булып чыкты. Дусты Клавдия Ахмукова белән:
-Ярышларны бик матур итеп оештыргансыз, шартлар да бик яхшы,-диделәр.
ГТО ның зона этабында Чүпрәле районы командасы икенче, Кайбыч районы командасы өченче урынга лаек булды.
“Свияга“ балалар ял-сәламәтләндерү үзәге коллективы ярышларда катнашучыларны җылы итеп каршылады, мул сыйлы табыннар артында сыйлады.
ГТО чаңгы этабында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм спортчыларны җылы итеп сәламләде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев