Гуманитар ярдәм җыюга гаиләләр, җирлекләр кушылды
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм октябрь башында китә.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район делегациясе махсус хәрби операция зонасына барачак.
Һәрбер хәрби өчен, мобилизацияләнгән яки контракт белән хезмәт итүенә карамастан, шәхси посылкалар әзерләү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта районда гуманитар ярдәм җыю эше бара. Әлеге игелекле акциягә хезмәт коллективлары, гаиләләр, җирлекләр кушыла.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында эш көннәрендә, 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Олы Бакырчыдан Гыйльметдиновлар гаиләсе дә үз өлешен кертте. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә бал алып килделәр.
“Үз өлешебезне кертик дип уйладык. Туган яктан читтә хезмәт итүче егетләргә күчтәнәч ясыйсыбыз килде”, - ди Рәшит абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев