Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гыйлемхан һәм Рәмзия Гыйльмановларның бакчалары матур чәчәкләре һәм шул бакчада гөжләп торган бал кортлары белән каршы ала

Бар җирдә тәртип һәм яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр гөрләп үсә. Бер читтә виноград, аның янәшәсендә кара бөрлегән урын алган.

 Хуҗа белән хуҗабикә аларның һәрберсенең серен белеп кенә үстерә һәм мул уңыш та ала. 
–Роза, лилия, петуния чәчәкләренең төрле төсе бар. Шулай ук клематис үстерергә яратабыз. Җәй буе шау чәчәктә утыра, шул ук вакытта исе дә барлык ишегалдына тарала. Чәчәкләр белән иртә яздан шөгыльләнә башлыйм. Үсентеләрен дә үстерергә тырышам. Аларны үземнең яратуым, күңел җылым белән үстерәм. Судан кала бернинди әйбер дә, ашламалар да сипкәнем юк. Чәчәкләре белән салкын көзгә кадәр сөендерәләр, – ди Рәмзия апа. 
Гыйльмановлар виноградны инде 10 еллап үстерә. Үзләренә җитәрлек уңышын да ала. Шулай ук бал кортлары асрау серләрен дә яхшы беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев