Халык ризалыгын алып, уртак киңәш белән
- Узган ел халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчаларына Төбәк Черкене авылы уртасында менә шундый җыйнак кына батырлар Мемориалы ясап куйдык,-ди авыл җирлеге башлыгы Рифгат Ибәтуллин. - Иганәчеләр ярдәме белән шундый ук һәйкәл Татар Черкенендә дә төзелде. Быел безнең авыл җирлегендә халыктан барлыгы 221 мең сумлык үзара салым җыелды....
- Узган ел халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчаларына Төбәк Черкене авылы уртасында менә шундый җыйнак кына батырлар Мемориалы ясап куйдык,-ди авыл җирлеге башлыгы Рифгат Ибәтуллин. - Иганәчеләр ярдәме белән шундый ук һәйкәл Татар Черкенендә дә төзелде. Быел безнең авыл җирлегендә халыктан барлыгы 221 мең сумлык үзара салым җыелды. Ул Казан аша дүрткә тапкырланып безгә 1 миллион 100 сум булып кайтачак. Бу акчаларга авыл зиратларында, урам юлларында төзекләндерү эшләре башкарачакбыз. Табар Черкенендә яңа һәйкәл төзеләчәк. Бу авыл халкы бик зарыгып көткән Табар аша зур тимер-бетон күпер төзелешен башлауга әзерлек бара.
- Район башлыгы ярдәме белән авылыбыз мәдәният йортына якын көннәрдә 60 мең сумлык яңа аппаратура алачакбыз. Район башлыгы бер ай элек зурлап бүләк иткән гармуннарга да бик шатландык, - ди авыл халкы.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев