Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе: танылган педагог Хәмидуллин Әгъзам Гыйният улы вафат

Шушы елның 7 июлендә 69 нчы яшендә танылган педагог Хәмидуллин Әгъзам Гыйният улы якты дөнья белән саубуллашты. 1948 елның 28 ноябрендә Иске Йомралы авылында туып-үсә ул. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Борнаш урта мәктәбендә башлый. 1969-1971 елларда Совет Армисе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1971-1978 елларда Борнаш мәктәбендә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре...

Шушы елның 7 июлендә 69 нчы яшендә танылган педагог Хәмидуллин Әгъзам Гыйният улы якты дөнья белән саубуллашты. 1948 елның 28 ноябрендә Иске Йомралы авылында туып-үсә ул. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Борнаш урта мәктәбендә башлый. 1969-1971 елларда Совет Армисе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1971-1978 елларда Борнаш мәктәбендә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре укытучысы була. 1979-1981 елларда КПСС райкомында инструктор булып эшли. Аннан соң мәдәният бүлеге мөдире, киносеть директоры була. 1998 елда Апас урта мәктәбенә укытырга килә. Биредә "Батырларга Дан" музее оештыра. Читтән торып югары белем ала, югары категорияле укытучы исеменә лаек була. Тынгысыз укытучы "Сәләт" балалар иҗаты йорты каршында да "Дан" музее оештырып, андагы экспонатлары белән гаҗәпләндерде. Ул коллегаларына карата ихтирамлы булып, һәркемдә уңай сыйфатлар күрергә омтылды. Укытучыны башкалардан аерып торучы аңа гына хас якларын күрә белде. Аның хезмәтләре дә югары бәяләнде. Ул чын мәгънәсендә бөек кеше иде. Андагы тормышны ярату хисе, энергия, оптимистлык, игелеклелек, башкаларга җылылык өләшү, киң күңелле, эчкерсез булуы дусларына да, туганнарына да, хезмәттәшләренә дә җитәрлек иде. Ул аларга бөтен кайгыртучанлыгын, тормыш тәҗрибәсен өләште, киләсе көнгә ышанырга, тормыш авырлыклары алдында каушап калмаска, ә көрәшергә һәм тормышны яратырга өйрәтте.

Әгъзам Гыйният улы безнең арадан китсә дә, аның бу җирдә калдырган якты нуры мәңге сүнмәс. Якты шәхес, үрнәк тормыш юлдашы, әти, дәү әти, дус, ветеран-педагог Әгъзам Гыйният улы Хәмидуллинның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Р.Н. Заһидуллин,

Апас муниципаль район башлыгы.

А.Н. Гыйбадуллин,

район башкарма комитеты җитәкчесе.

И.Н. Заһидуллин,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

А.Э. Хәйруллина,

район мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев