Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Җиңү хәбәрен кырга килеп әйткәч, эшне ташлап, авылга чаптык“,- диләр сугыш чоры балалары

Зур Күккүз авыл җирлегендә яшәүче 16 тыл ветераны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале белән бүләкләнде

(“Апастово-информ“, Ришат Җамалиев).


“Җиңү хәбәрен ишеткәч, Кече Күккүз авылы янәшәсендәге бер басуда колхоз үгезләре белән җир тырмалаганымны онытып, авылга очып кайттым. Миңа ул чакта 13 яшь тә тулмаган иде әле. Тик мине зурлар бер дә әрләмәде, Җиңү көне һәммәбез өчен дә шатлыклы күз яшьле митинг-бәйрәмнәрнең берсе булып истә калды“,-ди Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале белән бүләкләнгән Фәүзия Сөләйманова. Аның авылдашы Тәлгать Хәйрулин сугыш беткәнен басуда ат белән җир сөргән чакта ишеткән. Ул да үз хатирләре белән бик теләп уртаклашты.

 

Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова бу көнне Түбән Барыш, Зур һәм Кече Күккүз, Шонгаты авылларында гомер итүче, сугыш елларында хезмәт фронтында, колхозда төрле эшләр башкарган 15 тән артык гаиләдә яшәүче тыл ветераннары өчен менә шундый шатлыклы вакыйгаларда катнаштылар. Алар кулыннан юбилей медальләрен кабул итеп алган Миңнегөлсинә Гыйниятова, Гөлҗиһан Ибраһимова, Наҗия Шәйхетдинова дәүләтнең бу бүләген шатлык һәм күз яшләре белән кабул итеп алдылар.

 

“Мин 9 май төнендә авыл Советында төнге кизүдә тора идем. Апастан телефоннан шалтыратып, сугыш беткәнен бар халыкка җиткерергә куштылар. Авыл урамнарын ике тапкыр чабып урадым, шатлыклы хәбәрне бөтенесе ишетсен дип сөрән сала торгач, тавышым карлыкты. Ул көнне авыл көтүе чыкмады, кырларда да эш бер көнгә туктап торды. Фермада эшләүчеләр генә терлекләреннән аерыла алмады“,-ди 1945 елның 9 май таңын каршылаган, ул чакта 14 яшьлек Наҗия Шәйхетдинова.

 

 Шонгаты авылында яшәүче Елизавета Мелешина белән Елизавета Еслина, башка тыл ветераннары, аларның балалары өчен дә бу көн зур бәйрәм төсе алды. Төрле сәбәпләр белән балалары янында туган авылыннан читтә, шәһәрләрдә яшәүче тыл ветераннарына бу юбилей медальләре шулай ук аларның яннарына килеп, тантаналы итеп тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев