“Яшь десантчылар” хәрбиләргә өчпочмаклы хатлар яздылар
Дәвеш авылында урнашкан хәрби патриотик палаткалы лагерьда “Солдат өчпочмагы” бөтенроссия акциясе узды.
(3 август, “Апастово-информ”).
Әлеге акция кысаларында лагерьда ял итүче балалар хәрби операциядә катнашучы абыйларына өчпочмаклы хатлар яздылар. Хатларда алар солдатларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Балаларның күңел җылысы кушып язылган хатлары хәрби зонага җибәреләчәк.
Балалар белән очрашуга шулай ук махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Иске Әнәле егете Динар Гыймадиев һәм һава десанты гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үтәп кайткан Апас егете Әлфис Мингазов та килгән иде. Егетләр балаларга хәрби хезмәтләре турында сөйләделәр, туган җирне чын күңеленнән яраткан, батыр һәм кыю яшьләр булып үсүләрен теләделәр.
-9 ай дәвамында хәрби операциядә катнаштым. Хәрби хезмәтемне үтәгәндә минометка эләгеп, яраландым. Бүгенге көндә реабилитация узам. Намус белән хезмәт итәргә тырыштым. Нишлисең бит, илгә килгән зур афәт. Шуңа күрә чакыру алгач та, икеләнеп тормадым, җыенып, хәрби комиссариатка килдем. Сез дә үз илегезне яратыгыз, дуслыкның кадерен белегез, авырлыклар алдында югалып калмаска тырышыгыз, - ди Динар Гыймадиев.
Апас егете Әлфис Мингазов та үзе белән таныштырып, хисләре белән уртаклашты.
-Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәрмен дип яшьтән үк хыялландым. 9 яшемнән үк десантчы киемен киясем, парашюттан сикерәсем килде. Хыялым тормышка ашты. Бүгенге көндә мин запастагы солдат булып исәпләнәм. Бик матур патриотик чара узды. Балалар белән ихластан сөйләшүемә, үрнәк күрсәтүемә мин бик шат, - ди Әлфис үзе.
Егетләрне районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев