Яулык бәйләп йөрмәсәң, укыган намазлар дөрес буламы?
“Намазның кабуллыгының бер кагыйдәсе булып хатын-кызның барлык гәүдәсенең (бары йөз, беләзеккә кадәр куллар һәм аяк йөзенең ачык булуыннан кала), шул исәптән чәчләрнең дә каплаулы булуы тора (Хәнәфи мәзһәбе буенча).
Әгәр хатын-кыз намаз вакытында чәчен капламаса, аның намазы кабул булмый.
Гадәти вакытта яулык кимәгән хатын-кыз намаз укыганда гаурәтен капласа, аның намазы, иншаллаһ, кабул булачак. Аның намаздан тыш вакытта яулык бәйләмәве намазының кабул булу-булмавына кагылмый. Ә, киресенчә, көндәлек намаз уку барыбер аны кайчан да булса яулык бәйләүгә китерәчәк. Коръәни-Кәримдә әйтелгәнчә, намаз - ул кешене яхшылыкка дәртләндерә һәм яманлыктан саклый торган гыйбадәт.
Әмма онытмаска кирәк: мөслимәгә яулык бәйләү һәм намаз уку фарыз, шуңа да ул әлеге бурычларны тиз арада үти башларга тырышырга тиеш”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: pixabay.com.
Автор:Фануз Хабибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев