Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинның абыйсы белән очраша?

Ильмира Нәгыймова язылучыларының сорауларына җавап бирә. Җырчыга: «Сез очрашып йөргән ир-ат сезне Маратка көнләмиме?

  Сез бит һәрвакыт аның белән», – дигән сорау килгән. Марат Яруллин турында сүз бара, дип аңларга кирәктер.

  Ильмира: «Юк, алар дуслар», – дип җавап язган һәм ир-ат кочагындагы фотосын куйган. Ул әле дә аның битен күрсәтми, тик кулларына карата төрле фаразлар язучылар булган, ахры.

  «Сез Маратның абыйсы белән очрашасызмы?» – дигән сорауга Ринат Ярулин үзе җавап яздырган.

  «Ильмира Нәгыймованың хөрмәтле язылучылары, анда минем куллар дип, сез бераз ялгышкансыз. Ринат хатыны белән яшәми икән, дип язгансыз. Гүзәлем, кил яныма, – дип, ул тормыш иптәшен үбеп ала. – Бездә бар да шәп, Аллаһка шөкер. Ялгышасыз», – дип сөйли ул.

 

Чыганак:https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-marat-yarullinnyn-abyisy-belan-ocrasa-5870792

Фото:Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев