Илнур Азизов: «Машина алган кебек булдым»
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Апаста яшәүче мөмкинлеге чикле булган райондашыбыз Илнур Азизовка яңа коляска бүләк итте
(6 декабрь, “Апастово-информ”).
Районыбызда барлыгы 2243 мөмкинлеге чикле булган райондашыбыз яши. Алар арасында 64 бала, 52 коляскалы инвалид бар. Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, аларга багышлап, районда күп төрле спорт чаралары, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылды. Мөмкинлеге чикле булган һәр балага һәм барлык коялскада утырырга мәҗбүр булган райондашларга район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды, “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына яздырылды.
“Ункөнлек кысаларында, мөмкинлекләре чикле булган райондашларга ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең бүләкләрен тапшыралар, ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Язмыш тарафыннан кыерсытылган райондашларыбызны шатландырган, аз гына булса да, күңелләрен күтәрергә әзер булган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бары тик безнең кайгыртуыбыз, ярдәм итәргә әзер торуыбыз, игътибарлы булуыбыз аларга үз көчләренә ышанырга һәм тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итәчәк”, - диде район башлыгы һәм Илнур Азизовка яңа, уңайлы инвалид коляскасы бүләк итте.
Бүләкне тапшыру район үзәк китапханәсендә тантаналы төстә, бәйрәмчә узды. Китапханә хезмәткәрләре көчле рухлы райондашыбызга соклану хисләре белдерделәр һәм матур җыр бүләк иттеләр.
“Тормышымда иң кирәкле транспортым – коляскам бик искергән, таушалган иде. Айрат Габделхакович бер чарада бу хакта белеп алды һәм яңа коляска бүләк итәргә сүз бирде һәм сүзендә торды. Яңа машина бүләк иткән кебек булды. Бик зур рәхмәт аңа. Бик сөендерде”, - диде Илнур Азизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев