Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова кияүгә чыга, диләр...

Бу хәбәр дөресме?

  Татар эстрада җырчысы Илсөя Бәдертдинова һәм аның командасының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева Интернет челтәрендә булачак яңа программа турында пост бастырды. Анда алар җанатарларны сюрприз көтә, дип белдерде.

"Икенче елның программасын ничек атыйбыз соң? Тамашачыларны зур яңалык көтә. Ул яңалыкны кайчан әйтәбез? Аны озак сузып торудан мәгънә юк", - дип белдерә видеода Гүзәл Кәрәмиева.

Илсөя Бәдретдинова сүзләренә караганда, тамашачыларны чыннан да сюрприз көтә, әмма әлегә ул серне ачмады.

Әлбәттә, пост астында җырчының тамашачылары үз фикерен белдергән. Аларның күбесе җырчы кияүгә чыга дип уйлый һәм аңа иң изге теләкләрен теләп кала.

"Ниһаять, Илсөя кияүгә чыга, дип уйлыйм. Хатын-кыз бәхетен ул тагын бер татып карага тиеш. Ак бәхетләр теләп калам", - дип язучылар шактый күп.
 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-05-07/ils-ya-b-dretdinova-kiya-g-chyga-dil-r-4227262

Фото:социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев