Илсур Метшин: барлык тармаклар да диярлек кадрлар кытлыгы кичерә
“Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе тарихи яктан түбән дәрәҗәдә саклана-0,19%, ул инде күп айлар дәвамында үзгәрешсез кала. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр иткән”, - дип яза “Татар-информ”.
(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).
"Гыйнвар аена рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1289 кеше тәшкил итте", - дип белдергән Муллин.
"Хезмәт базарындагы вәзгыять җиңел түгел. Бу 90 нчы еллардагы демографик чокыр, бүгенге көндә яшь белгечләр җитмәү, санкцион икътисадның катлаулылыгы белән дә бәйле. Кадрлар ачлыгын барлык тармаклар да диярлек кичерә", - диде үз чиратында Казан мэры Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре искәрмә түгел, бигрәк тә яшь, яңа гына эшли башлаган белгечләргә килгәндә. Шул ук вакытта Метшин ассызыклаганча, бюджет учреждениеләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар. "Түземлек, кешеләргә хезмәт итү, команда эчендә булу теләге булырга тиеш. Кадрлар резервы белән эшләү бик мөһим", - дип өстәде мэр.
Чыганак: “Татар-информ”.
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев