Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имәлле һәм Бия елгалары проблемасы экологларга җиткерелде

Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Инсаф Галиуллин халыкны кабул итте. - Бүгенге көндә районнарда яшәүче халыкны борчыган сорауларны бергәләп уртага салып сөйләшү өчен урыннарга барып кабул итүләр үздырабыз. Апас районына килгәндә, икеайлык кысаларында бик актив булдылар. Менә...

Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Инсаф Галиуллин халыкны кабул итте.

- Бүгенге көндә районнарда яшәүче халыкны борчыган сорауларны бергәләп уртага салып сөйләшү өчен урыннарга барып кабул итүләр үздырабыз. Апас районына килгәндә, икеайлык кысаларында бик актив булдылар. Менә шул чаралар буенча йомгак ясап бүләкләүләр дә булачак, - диде республика кунагы.

Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Захид Шәрәфиев Имәлле елгасын чистарту буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

- Шыгай авылын су баса. Халык бик тилмерә. Чәчүлек, печән җирләре дә үзвакытында эшкәртелергә өлгерми. Федераль программага кертеп, тиз арада эшләп булмас микән, - диде ул. Шулай ук Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы да Бия елгасы буенча гозерен җиткерде.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев