“Иптәшләрен коткарган, үзен генә саклый алмаган”
2865
0
Әти-әнисе Апас районыннан булган, үзе Казан шәһәрендә туып-үскән 23 яшьлек Сәлахов Марсель Равил улы үлгәннән соң, “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнде. Ул махсус хәрби операция зонасында яраланып, күп кан югалтудан һәлак булды. Хәрбине 2нче декабрь көнне әнисенең туган авылы Әҗем зиратына җирләделәр.
“Актив, кызыксынучан, ярдәмчел бала булып үсте. Спортны үз итте. Футбол уйнарга яратты, штанга күтәреп, төрле спорт ярышларында алдынгы урыннар яулады. Күңеле һәрчак авылга тарта иде. Кышкы каникулларда, җәе буе авылда дәү әнисе янында булды. Бик кадерләп үстергән, бердәнбер балабыз бит ул безнең. Бер якта без өзгәләнсәк, икенче якта туганнарым, аеруча әнием хәсрәт эчендә. Барыбызга да бик авыр, һич тә ышанасы килми”, - ди батырның әнисе Гөлсинур апа.
Марсель 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан нефтехимик көллиятендә аппаратчы һөнәрен үзләштерә. 19 яшендә армия сафларына алына. Балтыйк диңгезендә матрос, соңрак өлкән матрос дәрәҗәсендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтен узгач, ике ел “Оргсинтез” заводында эшли.
“Узган ел 26 сентябрь көне иде. Бернинди начар уйларсыз эшенә озатып җибәрдек. Беренче сменага китте. Повестканы шунда кулына тапшырганнар. Икенче көнне иртән хәрби комиссариатка киттек. Бер ай дәвамында “Казан-Экспо”да өйрәнүләр уздылар. Анда да янына еш барып йөрдек. 26 октябрь көнне юлга кузгалдылар. Ул көнне ачык хәтерләмим дә кебек. Бердәнбер балаңны бер белмәгән җиргә озатып җибәрүнең никадәр авыр икәнен сөйләп торуы урынсыздыр”, - ди Ана күз яшьләрен сөртеп.
Марсель беренче тапкыр кыска вакытлы ялга май аенда кайта. Дус-туганнары, әти-әнисе, дәү әнисе белән үткәргән көннәр бер мизгелдәй узып китә. Укыган мәктәбенә дә укытучылары белән очрашырга барды. Икенче ялы сентябрь аена туры килә. Анысында өч атнага кайта. Әти-әнисе, сөйгән кызы белән Сочида ял итеп кайтырга да вакыт табыла. Ул бәхетле көннәрне бик сагынып сөйли Ана.
“Әни, мин сезне ял итергә алып барам, - ди улым. Үзегез генә барып кайтыгыз, дигәч тә, тыңламады, “Әни, тагын кайчан күрешербез әле, бергә барыйк”, дип кат-кат кыстады. Күңеле сизгәндер балакаемның. Бер көнгә дә, бер атнага да, ун көнгә дә югалып тордылар. Соңгы тапкыр 12 ноябрь көнне элемтәгә чыкты. “Әни, әгәр тагын китсәк, сезне уятып тормам инде, йоклагыз, минем өчен борчылып ятмагыз, бар да әйбәт булыр, - дип тынычландырырга тырышты. Шул төнне ут эченә кергәннәр. Башка элемтә булмады. Бары тик 16 ноябрҗ көнне хезмәттәшеннән генә “улыгыз белән бар да яхшы, борчылмагыз” дигән хәбәр алдык. Бергә уйнап-үскән, бергә хезмәт иткән якын дусты, Әҗем авылы егете кайткан иде. Үлеме турында анардан белдек. Тик барыбер күңелебез белән ышанмадык. Шул вакытта улыгыз каты җәрәхәтләнгән, ләкин исән, дигән хәбәр дә алдык. Кая гына бармадык, кемнән генә сорашмадык, госпитальләрдән дә белештек. Аналар көнендә хәрби комиссариаттан килеп әйттеләр. Соңгы өметебез сүнде. Улыбызны мәңгегә югалтканыбызны аңладык”, - ди Гөлсинур апа.
Хәсрәт утында янса да, Гөлсинур апа улы турында бертуктамый сөйли ала. Баласының йомшак күңелле булуын да, якыннары, дуслары өчен өзелеп торуын да кат-кат искә ала ул.
“Кызларны алыштырырлык балам иде бит ул минем. Шул ук вакытта тәвәккәл, кыю да булды. Дусларымны, хезмәттәшләремне ташламыйм, дип һаман әйтә иде. Тыныч тормышта спорт буенча бик күп медальләр белән кайтса, сугышта иптәшләрен коткарган өчен генә дә өч медаль белән бүләкләгәннәр. Тик үзен генә саклый алмаган”, - ди ул.
Марсельнең әнисенең апасы Гөлгенә апа да бүгенге көндә хәсрәт эчендә. Авыр хис-тойгылар кичерүен яшерми ул.
“Үз улым кебек ярата идем бит мин аны. Ул бит әти-әниебез янында үсте диярлек. Без ерак Себердә яшәдек. Отпуск ялларына кайтканда һаман бергә идек. Аның юклыгына бер генә дә ышанасы килми. Бик авыр”, - ди ул үзе.
Мәрхүмнең әтисе Равил абыйның, әнисе Гөлсинур апаның, дәү әнисе Мөршидә апаның, барлык туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев