Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җир паена түләүләр артачак

-Районда терлек азыгы белән тәэмин ителеш соңгы 10 елда икеләтә диярлек яхшырды. Узган елда райондагы бер баш шартлы терлеккә 3 тонна ярым азык берәмлеге әзерләнде. Шул исәптән халыкка җир пайлары, хезмәткә керткән өлешенә карап һәм премия итеп 5 мең тонна дан артык ашлык, печән, салам бирелде. Министрлык таләбе буенча 1...

-Районда терлек азыгы белән тәэмин ителеш соңгы 10 елда икеләтә диярлек яхшырды. Узган елда райондагы бер баш шартлы терлеккә 3 тонна ярым азык берәмлеге әзерләнде. Шул исәптән халыкка җир пайлары, хезмәткә керткән өлешенә карап һәм премия итеп 5 мең тонна дан артык ашлык, печән, салам бирелде. Министрлык таләбе буенча 1 гектар җир паена аренда түләве арттырылачак. Аның бер гектарына иң киме 750 сумнан түләү максаты куела,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Элеккеге Рәхимов исемендәге хуҗалыкта быел үткәрелгән пайчылар җыелышында үзем катнаштым. Анда сүз алып:

- Быелдан башлап, без авыл халкыннан арендага алган 1 гектар җиргә якынча 1262 сумнан түләү турында килештек. Былтыр бер гектар җир паена 964 сумнан түләдек. Элек бер җир паена гомуми түләү 4600 сум тирәсе булса, быелдан башлап бу сан 6059 сум тәшкил итәчәк. Моңа арендага алган җир өчен түләү, 409 сум җир салымы һәм табышка куела торган 650 сум НДФЛ салымы да керә. Яңа килешү буенча җир паен безгә тапшыручыларга 1 рулон печән шулай итеп 300, 1 рулон салам 50 сумга, 1 килограмм бодай 6 сумга, 1 килограмм кукуруз 9 сумга төшә. Аның дәүләт сатып алу бәяләре ничек кенә үзгәрсә дә бу бәяләрне үзгәртмибез. Аренда түләвен акчалата алырга теләүчеләргә, үз җирегезне гомуми милектән аерып алып башка чыгарга теләүчеләргә дә тоткарлык булмаячак. Терлек азыгы алучы ихата тутырып терлек, кош-корт асраса барыбызга да яхшы һәм күңелле бит. Авылда су артезиан коеларына түләү, бәрәңге бакчаларын сукалап бирү, бәрәңге утырту һәм алуда бушлай техника бирү, кышын урам юлларын чистарту кебек мәшәкатьләрне үз өстебезгә алабыз. Моның чыгымнары шактый. Аларны халык кесәсеннән түгел, уртак казна-кассадан түлибез. Быел да зур табышлы культуралар үстерүгә өстенлек бирәчәкбез. Әйтик, көнбагышны 800 гектарда чәчергә ниятлибез. Кешеләребез, чәчүлек-ашламабыз, кирәкле техника җитә. Бердәм булсак, яхшы һәм аңлашып эшләсәк авылларыбыз киләчәге якты булачак, иртәгәсе көнебез безнең үз кулыбызда,-диде бүгенге "АгроАктив" хуҗалыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәргат Сибгатуллин.

Ә менә "Зөя" агрофирмасы, "Алга", Ибраһимов һәм К" хуҗалыкларында бу проблеманы озакка сузмыйча хәл итәсе бар.

Авылда үз эшен булдыручы фидакарь 26 фермерларыбыз карамагында бүген 2592 гектар сөрү җирләре рәсмиләштерелгән. Тик аларны нәтиҗәле итеп файдалану җитми. Узган елда, мәсәлән, фермерлар үз гектарларында уңышны уртача районныкыннан күпкә азрак алдылар. 1 гектардан уртача 15,3 центнер уңыш алып кына ерак китеп булмый. Моның сәбәпләре ашлама, кредит, техника алуда кыенлыклар булу белән аңлатыла. Сыйфатлы чәчүлек, төгәл чәчү әйләнеше, технологиясе булмау да фермерларга аяк чала, әлбәттә. Быел Россия хөкүмәте нәтиҗәле эшләүче хуьалыкларга фермерларга 5 процентлы гына махсус юнәлешле кредитлар бирү программасын гамәлгә кертте. Ун көн элек бер эре банк үткәргән зур киңәшмәгә районнан 10 кешелек делегация барды. Банк вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару нәтиҗәле булачак дигән ышаныч бар.

Дәвештә 20 гектар сөрү җирләрен арендага алып эшләүче Азат Әхмәдиев, Кече Бакырчы авылыннан бертуган Марат һәм Азат Вәлиуллиннар, Әҗем авылыннан бертуган Фаил һәм Фазыл Вилдановлар фермер хуҗалыклары тотрыклы үсеш юлында. Чирмешән авылыннан Камил Садретдинов, Сатламыштан Фәрит Амануллинар былтыр икесенә бергә 250 тоннага якын сөт җитештереп саттылар. Яшелчәчелек тә күп акча китерергә сәләтле. Апаста буш җирдә 1 гектардан артык мәйданлы теплица төзеп шаккатырган Лилия Зәйнуллина үз тырышлыгы белән шуны раслап күрсәтте. Узган ел ул барлыгы 444 тонна кыяр, 199 тонна помидор, 2 миллион төп бер еллык һәм ләлә чәчәкләре үстереп дистәләгән миллион сумлык табыш алды, өч дистәләп кешене эшле дә, ашлы да итте. Бу авыл җанлы, үзен дә, кешене дә ашатучы эшмәкәрләргә зур рәхмәт, эшегез гөрләп алга барсын.

Кыскасы, авылда да менә дигән итеп яшәп тә, эшләп тә була. Иренмәскә генә кирәк, зарлансаң зар бетми инде ул. Ялкауларны бер җирдә дә сөймиләр, яратмыйлар. Тырышлар сафына кушылучылар күбрәк булган саен авылларыбыз ныгыр, балаларыбызның да, үзебезнең дә тамак тук булыр. Фермерлык хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә район авыл хуҗалыгы идарәсе, район хакимияте ярдәм кулы сузарга әзер. Шулай булды һәм шулай булачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев