Исемем Фәрит диде, фамилиясен әйтмәде
-9 июньдә Апас базарына баргач ашыгычлык белән кесә телефоным төшеп калган. Аны эзләп улым белән туктаган урынга килгәндә бер бура кадәр машина янында басып торган берәү дәшә: -Апа, килегез әле яныма, мәгез, телефоныгызны башка югалтмагыз, киленегез Алинә Казаннан шалтыратты, шуннан аның сезнеке булуын абайлап алдык,-дип кулыма тапшырды. Елап җибәрдем, шунда...
-Апа, килегез әле яныма, мәгез, телефоныгызны башка югалтмагыз, киленегез Алинә Казаннан шалтыратты, шуннан аның сезнеке булуын абайлап алдык,-дип кулыма тапшырды. Елап җибәрдем, шунда минем юлда төшеп калган телефонымны табып, мине танып кире кайтарып бирүче бу бик игелекле адәмнең фамилиясен сорарга да онытканмын. Кыяфәтенә караганда җитәкче булырга охшаган. Янында тагын бер ябыграк кына ир-ат басып тора иде. Мин аларга бик рәхмәтле, эшегездә уңышлар, юлларыгыз имин булсын берүк дип телим һәр догамда,-дип шалтыратты Сатмыш авылыннан Сөембикә Әфләтунова. Моны укучылар бәлкем үзләрен таныр? Безгә шалтыратыгыз, телефон югалтучының аларга бүләге бар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев