Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишек алларыбыз пөхтә булсын

Татарстанда “Безнең ишегалды” дип аталган Президент программасы нигезендә, ишек алларын пөхтәләү проектларын онлайн төстә тикшерү, фикер алышу башланды.

Бүгенге көндә 2020 нче елга кергән проектларны тикшерү бара. Беренче план-схемалар dvor.tatar сайтына куелган. Яңартылган сайт халыкка үзенең ишегалдын пөхтәләү турында фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә.
Үзизоляция режимы вакытында халык керткән тәкъдимнәр dvor.tatar программасы порталында онлайн төстә кабул ителәләр. Шулай ук, “Безнең ишегалды” программасының кайнар линиясе бердәм номеры аша да үз фикереңне белдерергә мөмкин. Телефон номеры: 8(800) 27-5-2020. Хәзерге вакытта сайтта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләренең ишек аллары план-схемалары урнаштырылган. Җомга - 10нчы апрельдә программа порталында Республиканың барлык муниципаль районнары территорияләрендәге 341 ишегалды проекты куелачак. Сайтта план-схемалар тикмәгә генә куелмый. Бу - һәр кешенең проектлаучылар хезмәтенә үз бәясен бирү һәм фикерен белдерү өчен эшләнә. Элегрәк, мондый план-схемаларны йортларда милекчеләр үзләре сайлап куйган баш вәкилләр раслыйлар иде. Чөнки аларга ишегалды территорияләрен пөхтәләү схемасын килешү хокукын халык үзе биргән иде.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова бу эшне халык белән килештерүнең мөһим роль уйнавын әйтте.
“Без йортлардагы сайлап куелган баш вәкилләрнең ризалыгын алган идек. Чөнки алар йортта яшәүчеләр исеменнән билгеләнгән схемаларны расларга хокуклы иделәр. Программа регламенты нигезендә, без хәзер бу планнар буенча эшли башларга мөмкинбез. Ләкин, кабул ителгән схемаларга, шунда яшәүче халыкның нинди фикердә булуы - безнең өчен бик мөһим. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов әйтте һәм проектлауны башлаганда ук, халык белән киңәшеп эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Катлаулы санитар-эпидемиологик хәлдә, безнең тагын бер кат татарстанлылар белән күзгә-күз карап очрашулар үткәрергә мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә, схемаларга онлайн төстә үз фикереңне белдерергә мөмкинлек тудырабыз. Моны сайт аша да, махсус кайнар линия аша да эшләп була”.
Халык фикерләре план-схемалар куелган көннән башлап, 12нче апрельгә кадәр, шул көнне кертеп тә, кабул ителәчәк.
Татарстандагы ишегалларын пөхтәләүнең бик зур программасын 2019нчы елда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов башлап җибәргән иде. Программаны тормышка ашыру кысаларында, пөхтәләү исемлегенә 2014нче елга кадәр төзелгән, шул елны да кушып, йортлар керә. Бу Республикабыз транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы программасы нигезендә, ишек аллары территорияләре төзекләндерелмәгән йортларга кагыла. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында, юллар һәм тротуарлар, урам яктылык җиһазлары төзекләндерелә, утыргычлар, чүп савытлары куела, балалар мәйданчыклары ясала. Шулай ук ТКО мәйданчыклары урнаштыру оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев