Иске Әнәледә зур өмә узды
Авыл халкы бергәләп авыл урамнарын чүп-чардан арындырды.
(15 апрель, “Апастово-информ”).
Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Өмәләр барлык авыл җирлекләрендә уза.
Иске Әнәле авылында яшәүчеләр өмәгә бердәм булып чыкканнар. Бергәләшеп авыл урамнарын, чүплек контейнерлары тирәләрен җыештырганнар. Хуҗасыз йортларны да игътибарга алып, тирә-юньнәрен чүп-чардан, каты-куралардан арындырганнар. Бу хакта шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина хәбәр итте.
“Өмәгә авылдашлар бик теләп чыктылар. Олысы, кечесе бик теләп катнашты. Эш гөрләп барды. Һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде Луиза Сафина. Ул шулай ук авылда янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан хуҗасыз йортлар игътибарга алынуы хакында әйтте, авылдашларга сак булырга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев