Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Йомралы авылында яшәүче 104 яшьлек Хәбирә әби Җиһаншина арабыздан китте

Хәбирә әби гомеренең соңгы минутларына кадәр кызы Сабирә апа тәрбиясендә, олы хасияттә яшәде.

(13 декабрь, “Апастово-информ”).


Хәбирә әби 18 яшендә кияүгә чыга. Тик бәхетле булып озак яшәргә насыйп булмый аңа. Гаилә тормышы белән 4 кенә ел яшәп кала, ире Галимҗанны сугышка алалар. 3 яшьлек кызы Сабирә һәм икенчесенә корсаклы килеш, ирен озата да, авыр тормыш арбасына җигелә ул. Озак та үтми, кире туган йортына кайта, бертуганнарын үз янына җыя.

-Тормыш начар, салам башлы йорт. Ашарга, кияргә юк. Яшәү өчен көрәш башланды. Икенче нарасыема исә туып, озак яшәргә насыйп булмады. Окоп казу, урман кисү эшләре үзәккә үткән. Сынган кул белән дә эшләп йөргән буын без. Таш юллар да салдык, урак та урдык. Бөтен кыен эш хатын-кызлар җилкәсендә иде. Чәчүлек ташыганда чабаталар тишелеп, язгы бозлы сулардан яланаяк кайта идек. Гомер буе Галимҗанымны да кайтыр дип көттем. Кызым минем бәхеткә туган бала булды. Аның игелеген күреп яшим, – дип сөйләгән иде Хәбирә әби туган көнендә очрашкач.

Хәбирә әби Җиһаншинаның балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев