Иске Әнәле халкы кабат изге эштә
Иске Әнәле авылы зиратында атна саен диярлек өмәләр уза. Авылдашлар һәм читтә яшәүчеләр дә мәңгелек йортның чисталыгына, төзеклегенә өлеш кертә.
(31 май, “Апастово-информ“).
Иске Әнәле авылы егетләре зиратның өске ягында калайдан сарай да ясап куйганнар. Ул зираттагы кирәк-яракларны куяр өчен кирәк.
“Бу изге эшне Хамис Хәбибуллин, Хәлим Гыймадиев, Ринат Нурмөхәммәтов, Камил һәм Дамир Мөбәриевлар башлап йөрде. Тиздән Иске Әнәле мәчетенең 25 еллыгы да. Изге көнгә изге адымнар белән якынлашабыз“, – ди Мөстафа хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев